Чистай шәһәрендә армрестлинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды.
Ярышларда Татарстанның 15 район-шәһәреннән 486 спортчы катнашты. Алар арасында Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар иде.
2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында барган ярышларда Рәмис Зәкиев өченче урынга лаек булды.
2007-2009 елгы кызлар арасында Жасмина Гәрәйшина, Ләйсән Фәтхуллина, Нәфисә Мөхәммәдиева бронза медальләр алдылар.
Хатын-кызлар арасында Нәфисә Мөхәммәдиева икенче урынга лаек булды. Ләйсән Фәтхуллина, Айсылу Ихсанова – өченчедә.
Спортчыларның тренерлары – Раушания Мөхәммәтҗанова, Рәмис Кәримов.

Нет комментариев