Азнакайлылар көрәш турнирында призлы урыннар яулады
Сарманда ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы, СССР спорт мастеры Хаҗип Гәрәев истәлегенә республикакүләм көрәш турниры узды.
Ярышларда 2009-2012 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге 150гә якын спортчы бил алышты.
Киеренке шартларда барган турнирда Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбе укучылары да сынатмады, алар һәр авырлык үлчәмендә үз осталыкларын күрсәтте.
Илдан Хәбипов (55 кг), Ранил Хурамшин (60 кг) һәм Илья Сумлянинов (70 кг) үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулап, алтын медальләргә лаек булды. Назим Сафин (30 кг) һәм Данияр Курманов (60 кг) көмеш призерлар булды.
Команда беренчелегендә азнакайлылар өченче урынны алдылар. Бу – тренерлар Илфак Закиров һәм Гөлүс Борһановның максатчан эшчәнлеге, балаларның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев