Азнакайлылар “Форпост” спартакиадасында катнаштылар
11 май көнне Азнакай политехник техникум студентлары “Форпост” җитәкчесе Айрат Батыров һәм физкультура укытучылары Гөлназ Гәрәева белән Зәй шәһәрендә узган республикакүләм спартакиаданың зона этабында катнаштылар.
“Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең спартакиадасында якын-тирә район-шәһәрләрдән сигез команда катнашты.
Студентлар гер күтәрү, ату, йөгерү, турникта тартылу, канат тарту, автоматны сүтҗеп-җыюда көч сынашты. Биредә шулай ук беренче ярдәм күрсәтү осталыклары да сыналды. Барлык нәтиҗәләр буенча Азнакай студентлары командасы өченче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев