Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлы Бөтенроссия Паркинсон уеннарыннан җиңү белән кайтты

Узган атнада Әстерхан шәһәрендә II Бөтенроссия Паркинсон уеннары үтте.

Мондый төр ярышлар илебездә «Хәрәкәт — яшәү» паркинсон авырулы кешеләргә ярдәм күрсәтү хәйрия фонды тарафыннан  уздырыла.

Катнашучылар спортның 21 төрендә ярышты. Ярышларда 39 яшьтән 70 яшькәчә спортчылар көч сынашты. Алар арасында Азнакайдан Фәнүс Кәримов та бар иде.  

Мөслим авылы  егете узган ел да әлеге Уеннарда катнашып, 800 метр арага йөгерүдә чемпион калып, баскетболда – көмеш, өстәл теннисында бронза медальләр яулаган иде. Быелгы ярышларда ул медальләр санын арттырып, ике алтын, берешәр көмеш һәм бронза медальләр яулауга иреште.

– Спорт белән шөгыл ьләнү миңа авыру турында беразга булса да онытып торырга ярдәм итә. Мондый Уеннар уздыручыларга мең рәхмәт, – ди Фәнүс Кәримов.

Фотолар «Хәрәкәт — яшәү» паркинсон авырулы кешеләргә ярдәм күрсәтү хәйрия фонды тарафыннан тәкъдим ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев