Яшь көрәшче халыкара мәйданда да районыбызның көрәш традицияләрен лаеклы дәвам итә.
Азнакай көрәшчесе Илфат Миңнегалиев Кыргызстан башкаласы Бишкек шәһәрендә узган VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында билбаулы көрәш буенча алтын медаль яулады.
31 августтан 6 сентябрьгә кадәр узган әлеге уеннарда 42 илдән 150дән артык спортчы катнаша.
Азнакайның "Юбилейный" спорт мәктәбендә чыныгу алган якташыбыз ярышларда Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә "Алыш" көрәшендә чемпион булды.
Илфат өчен бу җиңү – халыкара аренада чираттагы зур адым. Көрәш һәм билбаулы көрәштә үз исемен танытырга өлгергән яшь спортчы бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында белем ала.
Спортчының уңышында аның остазы, тренер-укытучы һәм әтисе Айрат Миңнегалиевнең дә өлеше зур. Әтисе белән улының бергәләп, әнә шулай бер-берсен "тулыландырып" эшләве спорттагы һәр җиңүне аеруча кадерле итә.
Илфат Миңнегалиевне һәм аның тренеры Айрат Миңнегалиевне зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алда да яңа үрләр, матур җиңүләр телибез!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев