Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә узган бокс ярышларының җиңүчеләре билгеле

Республика ярышлары ике көн барды

Шәһәребезнең "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында ике көн дәвамында барган республика ярышлары быел Азнакай, Җәлил, Нурлат, Бакалы, Бөгелмә, Кама Аланы, Әлмәт, Ютазы, Чакмагыш, Карабаш, Алабуга, Чирмешән, Кандра һәм Лениногорскидан 150 спортчыны бергә җыйды. Рингта һәр очрашу киеренке шартларда барды, шулай да Азнакайның "Юбилейный" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче боксчылар сынатмадылар. Якташыбыз, бокс буенча халыкара категорияле хөкемдар Әбдрәшитов Зиннур Зәйнетдин улы истәлегенә уздырылган республика турнирында үз авырлык категориясендә Гарипова Афина, Габдуллин Руслан, Хәбибуллин Артур, Габдуллин Данил, Гардеев Реналь, Зәйнуллин Артур, Гәрәйшин Раяз, Якупов Эмиль, Шәрипов Искәндәр, Рахманов Ислам, Фәхертдинов Равил һәм Баязитов Ниязсолтан чемпион калдылар. Спортчыларның тренерлары -  Галиева Мурата, Йосыпов Равил.

Азнакайдан Фәхертдинов Равил шулай ук "Иң яхшы техника" номинациясендә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев