Азнакайда хөкемдар Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә бокс буенча республика турниры бара
Бүген «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексына 12 район-шәһәрдән иң көчле боксчылар җыелды.
Алар арасында чит төбәкләр вәкилләре дә бар.
Биредә якташыбыз, җирлегебездә әлеге спорт төре үсешенә зур өлеш керткән халыкара категорияле хөкемдар Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә бокс турниры бара. Анда 146 спортчы үзенең көчен сыный.
Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Зиннур Әбдрәшитовның тормыш иптәше Мөсфирә ханым, кызы Венера, туганнары, дуслары да катнашты.
Турнир ике көн — 1 һәм 2 ноябрьдә уздырыла. Бүген — ярымфинал, иртәгә финал ярышлары булачак.
Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев