Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда спорт ориентирлашуы буенча ярышлар узды

Азнакайның Җиңү паркы яшь интеллектуаллар өчен чын спорт аренасына әверелде.

Азнакайның Җиңү паркында «Дөрес ориентир» дип исемләнгән кызыклы муниципаль ярышлар узды. Әлеге чара Азнакай муниципаль районы башлыгы грантын гамәлгә кую кысаларында оештырылган.

Чараны үткәрүнең төп максаты — яшьләрдә уку һәм карта төзү, шулай ук төрле мәгълүмат чараларын кулланып, урында ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү. Бу хакта ярышларның инициаторы, «Парус» спорт-туристлык комплексы җитәкчесе Мирсәлим Гатауллин да ассызыклап үтте:

- Мондый ярышларны олылар белән дә үткәрәбез. Анысы катлаулырак биремнәр белән урманда үткәрелә. Күптән түгел районыбыз укытучылары катнашында шундый ук чара узды.

«Дөрес ориентир» — бу гади ярышлар гына түгел. Бу — безнең яшьләребезнең киләчәгенә, аларның сәламәтлегенә, акылына һәм характерына уңышлы инвестиция.

Ярышларның әлегесе РФ халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясе көненә багышлап үткәрелде. Анда район һәм шәһәр мәктәпләренең төрле сыйныфларында белем алучы 40 укучы катнашты. Алар өчен компас белән эшләү буенча осталык дәресе үткәрелде, карта күнекмәләре бирелде. Алга таба балалар 7 инстанция аша үтеп, контроль нокталарны билгеләде.

Киеренке һәм гадел көрәшнең нәтиҗәләре түбәндәгечә:

4 нче сыйныфлар арасында
1 урын — Әхмәдуллин Камил, Әхмәтшин Әхәт (Азнакай шәһәренең 9 нчы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары);
2 урын — Әхмәдуллин Сәлим, Шәйхулова Диләрә (Азнакай шәһәренең 9 нчы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары);
3 урын — Нуретдинова Камилә, Муллаев Сабир, Сөнәгатов Адель (Азнакай шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары).

5–6 нчы сыйныфлар арасында
1 урын — Гәрәев Тимур (Җиңү бистәсе урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы);
2 урын — Латыйфуллин Рузил (Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы);
2 урын — Мотыйгуллин Рамин (Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы);
3 урын — Нуриев Айгиз (Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы).

Җиңүчеләр һәм призерлар лаеклы бүләкләрен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев