Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда следж-хоккей фестивале бара

Шәһәрнең Боз сараенда следж-хоккей уеннарының иң кызган вакыты

Бүген биредә Азнакай шәһәренең "Алга", Казанның "Ак Барс следж", Әлмәтнең "Нефтяник следж" һәм Түбән Кама шәһәренең "Танеко" командалары уйный.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

-Бу турнирда җиңелүчеләр була алмый, бозга чыккансыз икән, сез инде җиңүчеләр. Бернигә карамый, һәрчак алга барыгыз, - диде район башлыгы.

Марсель Шәйдуллин шулай ук әлеге спортны җирлегебездә үстерергә ярдәм иткәннәре өчен "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Азнакайның "Алга" командасында ун бала шөгыльләнә. Бүген тренерлары Адель Әюпов аларны хоккей серләренә төшендерә. Следж-хоккей - Азнакай өчен яңа спорт төре булса да, аның белән шөгыльләнгән балалар инде төрле ярышларда җиңүләр дә яклыйлар. Ул шул ук хоккей, әмма физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен. Монда спортчылар тимераякта түгел, махсус чанада хәрәкәт итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев