Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды

“Чатыр-Тау Арена” универсаль спорткомплексында балалар һәм өлкәннәр арасында пневматик винтовкадан ату буенча Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган район ярышлары узды.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул әлеге ярышларның әһәмиятенә тукталып, спортчыларга уңышлар теләде.

Ярышлар өч яшь категориясендә узды: 17 яшькәчә балалар, 18-64 яшьлекләр, 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр.

 Әгерҗе авылыннан Мөнир Вәлиев та ярышлардан читтә калмаган. 87 яшьтә булса да, сөбханалла, күзләр генә тимәсен, егетләрчә төз ата!

«Мәктәптә укыган вакытта ук ярышларга йөри идек, районда уздырылган “Ворошилов укчысы” бәйгесенннән дә калган юк. Анда призлы урыннар да алганым булды. Спорт ярышы гына түгел, безнең өчен үзенә күрә бер очрашу урыны да бу», – ди ул.

Полиатлон буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, ун тапкыр Россия чемпионы, күп тапкырлар республика күләмендә узган күп кенә ярышларда җиңүче 86 яшьлек Мәннәф абый бу юлы да барысының да борынына чиертте: биш тапкыр мишеньгә атып, 50 очко җыйды!

«Егетнең һәрберсе төз атарга тиеш», – ди ул.

Өлкәннәр арасында аннан азга гына калышып Марат Сабуров икенче урынны яулады. Равил Мостафин өченче булды.

18-64 яшьлекләр арасында Альбина Гәрәева алтын медальлек атты. Икенче урында – Артур Миңнеханов, өченчедә – Ләйлә Низамова.
Балалар арасында 2 нче мәктәп укучысы Равилә Газизуллина 36 очко белән җиңүче булды. Икенче урынны шул ук мәктәптән Азалия Әхмәтшина алды. Өченче урын 9 нчы мәктәп укучысы Илдан Исхаковта.

Ярыш нәтиҗәләре “ГТО“ нормативларын тапшыру исәбенә дә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев