Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда муниципаль хезмәткәрләр арасында ГТО фестивале узды

Җиңүчеләр белән танышыйк.

Фестивальдә Азнакай муниципаль районының 15 учреждениесеннән 150 хезмәткәр катнашты.

Нәтиҗәләр 100 балл системасы буенча бәяләнде.

Ир-атлар арасында беренче урынны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм физик культура һәм спорт идарәсе Рәфис Миңнеханов бүлеште.

Икенче урынга район опека һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бълеге баш белгече Илгиз Минһаҗев чыкты, өченче урында – район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин.

Хатын-кызлар арасында Актүбү бистә Советы белгече Ризалина Шәймиева җиңүче булды. Икенче урынны район башкарма комитетының кадрлар бүлеге җитәкчесе Рәмзия Мөстәкыймова, өченче урынны мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова алды.

Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев