Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда махсус хәрби операциядә һәлак булган Эмиль Григорьев истәлегенә волейбол турниры үткәрелде

Сәпәй авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Эмиль Григорьев истәлегенә волейбол турниры узды.

Ярышларда районның төрле авылларыннан ун команда катнашты.

Тормышны сөйгән, кечкенәдән техника белән җенләнгән Эмиль Григорьев авылдашлары күңелендә ярдәмчел, хезмәт сөючән, спортны яратучы егет булып истә калган. Ул армия хезмәтен үткәннән соң контракт язып, махсус хәрби операциягә китә. Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якыннары истәлеген данлап, Эмильнең әти-әнисе икенче ел рәттән улларының туган көне уңаеннан волейбол турниры оештырды.

Чарада батыр егетнең якыннары, аның әти-әнисе Сергей һәм Олеся Григорьевлар, авыл халкы, ветераннар һәм яшьләр катнашты.

Ә ярышлар көн буена дәвам итеп, уеннарның һәркайсы киеренке шартларда барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев