Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда мәктәп укучылары арасында иң оста футболчылар ачыкланды

Футбол турнирында 10 мәктәп командасы катнашты

“Алга” футбол манежында өч көн дәвамында 2010-2011 елгы балалар арасында футбол ярышлары барды. “Мәктәп футбол лигасы” кысаларында узган турнирда шәһәрнең 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче, 6 нчы, 7 нче, 9 нчы мәктәпләре, гимназия, Кәкре Елга һәм Тымытык авылы командалары катнашты. 

Киеренке көрәштә 4 нче лицей укучылары чемпион калдылар. Гимназия командасы – икенче, 6 нчы мәктәп футболчылары өченче булдылар.

4 нче лицей укучысы Фариз Аллаһвердиев – “Иң яхшы һөҗүмче”, гимназиядән Тимур Төхвәтшин – “Иң яхшы сакчы”, 6 нчы мәктәптән Аслан Зарипов – “Иң яхшы капкачы”, Данил Шәрипов “Иң яхшы бомбардир” булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев