Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда кичке чаңгы ярышлары үтте

Бүген Азнакай шәһәренең чаңгы базасында район башлыгы кубогына чаңгыда узышу буенча республика ярышларының өченче этабы үтте

«Кичке Азнакай» исеме астында үткән узышларда Баулы районы егет-кызлары да катнашты.
Спортчыларны тәбрикләп, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин аларның барысына да уңышлар теләде.


-Азнакай быел алтынчы тапкыр республикада иң спорт сөюче шәһәр булып танылды. Анда сезнең, тренерларның да лаеклы өлеше кергән, һәммәгезгә рәхмәт белдерәм. Яңа елда яңа җиңүләр насыйп булсын, — диде җитәкче.

Ярышларга старт яшькә карап бирелде. 
Чаңгыда җилдән җитез йөгергән малай-кызларны финишта каршы алган Кыш бабай аларга изге теләкләрен җиткереп, яңа уңышларга рухландырды. 
Җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталары, медальләр һәм Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Сүз уңаеннан, район башлыгы кубогына узган ярышлар алты этапта үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев