Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда инвалидар арасында спорт фестивале үтте

Бүген «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спорт фестивале узды.

Анда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов сәламләделәр.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрдән торган Азнакай җыелма командасы республикада инде берничә ел рәттән алдынгылыкны тота. Чарада районда спорт үсешенә лаеклы өлеш кертүче 30 кешегә акчалата бүләкләр дә тапшырылды. Алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар иде. 

Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында ярышлар дүрт төрдә: теннис, шашка, кул көрәше һәм дартс буенча узды. Шунда ук ГТО нормативларын да тапшырдылар. 

Җиңүчеләр медальләр, грамотлар белән бүләкләнделәр. Спорт идарәсе коллективы көче белән һәр катнашучыга Яңа ел бүләге дә әзерләнгән иде, соңыннан барысы да пылау белән сыйланды, тәмләп чәй эчте.

— Спорт фестивалендә нинди урын алу беркем өчен да мөһим түгелдер. Мондый ярышларга килү, анда катнашу — физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен үзе үк җиңүгә тиң. Барыбыз да рәхәтләнеп аралаштык, бер-беребезгә көч биреп тордык. Балаларны, өлкәннәрне шулай зурлаганнары өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнехановка, идарә коллективына ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм, — ди район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалиды мөмкинлекләре чикле кешеләр