Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда футболчыларны мәктәптән үстерәләр

“Алга” манежында футбол турниры узды.

Яңа Юл бистәсенең “Алга” футбол манежында “Мәктәп футбол лигасы” кысаларында укучылар арасында ярышлар узды.

Анда 1 нче, 2 нче, 4 нче, 6 нчы, 7 нче мәктәпләр һәм гимназия командалары катнашты.

«Шәһәр футбол лигасы»ның район этабында һәр уен киеренке шартларда үтте.

Нәтиҗәдә 2012-2013 елгы уенчылар арасында гимназия командасы җиңүче булды. 4 нче лицей егетләре – икенче, 1 нче һәм 2 нче мәктәп укучылары өченче урыннарны алдылар.

2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында барган ярышларда шәһәрнең 1 нче мәктәбе укучылары беренчелекне бирмәде. Икенче урын – гимназиядә. 2 нче мәктәп командасы өченче калды.

Җиңүче булып танылган командалар алга таба зона этабында Азнакай данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев