Азнакайда чаңгы сезонына старт бирелде
Чаңгы базасында беренче ярышлар узды Азнакайның чаңгы базасы янә әлеге спорт төрен үз итүчеләрне җыйды.
Сезон ачылу уңаеннан оештырылган ярышларда мәктәп укучылары һәм өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Алар ГТО нормативларын да тапшырдылар. Ярышларны ачып, район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Старт сызыгына йөздән артык азнакайлы басты.
Мәктәп укучылары арасында алтын медаль яулаучылар:
- Шагалеева София (8 нче мәктәп)
- Фартдинов Низам (Актүбәнең 1 нче мәктәбе)
- Җәләлова Милана (Актүбәнең 1 нче мәктәбе)
- Данилов Данил (Актүбәнең 1 нче мәктәбе)
- Җамалеева Ясминә (4 нче лицей)
- Андреянов Роман (Актүбәнең 1 нче мәктәбе)
- Халикова Әдилә (8 нче мәктәп)
- Шәрәфиев Ислам (6 нчы мәктәп)
Команда беренчелегендә Актүбәнең 1 нче мәктәбе укучылары җиңү яулады. Азнакай политехника техникумы студентлары - икенче, Актүбәнең 2 нче мәктәбе өченче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев