Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Спорт фестивале узды

Азнакайның “Юбилейный” стадионында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион Спорт фестивале узды. Унынчы ел рәттән үткәрелүче әлеге зур чара быел да йөзләгән спорт сөючеләрне бер мәйданга җыйды.

Фестивальне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул чыгышында Азнакай данын республика һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы яклаган спортчыларга һәм аларны әзерләгән тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Иң яхшы спортчылар һәм остазлар Рәхмәт хатлары, шулай ук акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.  

Фестиваль кысаларында оешма-предприятие һәм учреждение вәкилләреннән торган командалар эстафета, мини-футбол, бадминтон һәм йөзү буенча көч сынашты. Көн дәвамында иң җитез һәм көчле командалар ачыкланды.

Моннан тыш, аерым мәйданчыкта ГТО нормативлары да кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев