Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай хоккейчысы сөйгәненә бозда тәкъдим ясады

«Сокол» Боз сараенда узган «Чыгарылыш хоккейчылары матчы» уенчылар гына түгел, хоккей сөючеләрнең күңелендә дә матур хатирәләр калдырыр, мөгаен.

Бу көнне Азнакай хоккейчысы Динислам Альмиев бозда үзенең сөйгәне Диләрәгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

«Минем өчен бу хәл көтелмәгән булды. Аның мондый адымга баруы — мине хөрмәт итү һәм ярату билгесе дип уйлыйм, мин — риза», — ди Диләрә.

Чара барышында 2007 елгы хоккейчыларга спорт мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды. Балалар озак еллар дәвамында тренер Рөстәм Сафин кул астында шөгыльләнеп, бик күп уңышларга ирештеләр.

Шунда ук 2024-2025 елгы сезонда Татарстан Республикасы беренчелегендә бронза медальләр откан 2009 елгы хоккейчыларны да (тренерлары Алексей Шаронов) тәбрикләп, аларга иганәчеләрдән акчалата бүләкләр тапшырылды.

Чара элекке һәм бүгенге сезон уенчылары катнашында хоккей матчы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев