Азнакай хоккейчылар батыр якташларын данладылар
Боз сараенда республика турниры узды
Азнакай шәһәренең "Сокол" Боз сараенда 2015 елгылар арасында махсус хәрби операциядә батырларча вафат Мөхәммәдиев Дамир Мәүлидҗан улы истәлегенә хоккей ярышлары оештырылды. Анда Баулы шәһәренең "Девон", Җәлил бистәсенең "Юность", Лениногорск шәһәренең "Нефтяник", Азнакайның" Соколы" командалары катнаштылар.
Уеннарның барысы да "кызу" булды. Нәтиҗәдә беренчелекне Азнакай командасы яулады. "Нефтяник" - икенче, "Юность" өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев