Азнакай теннисчылары – республикада беренче!
Кукмара шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча финал ярышлары узды.
Киеренке көрәштә Азнакай районы командасы янә үзенең осталыгын раслап, республика күләмендә I урынны яулады.
Безнең спортчылар көчле көндәшләр – Казан, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләре командаларын артта калдырып, лаеклы рәвештә җиңүгә иреште.
Команда составында физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин, җир һәм милек палатасы баш белгече Ирина Лаврова чыгыш ясады.
Алда исә безнең район вәкилләрен спартакиаданың башка төрләрендә дә сынаулар көтә: алар волейбол, йөзү, бадминтон, шахмат, җиңел атлетика, мини-футбол һәм башка дисциплиналарда да Азнакай намусын яклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев