Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча республика беренчелеге узды.
«Алтын көз» исеме астында үткән әлеге ярышларда Татарстан һәм Башкортстан республикаларынннан 14 команда составында 390 спортчы катнашты. Алар арасында Азнакайның «Лидер» спорт мәктәбе йөзүчеләре дә бар иде. Турнирда Замир Замалиев брасс белән 100 метр арага йөзүдә чемпион калды. Әминә Йосыпова 50 метр дистанциядә (баттерфляй) көмеш медаль яулады.
Спортчыларның тренеры – Эльмира Куртаметова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев