Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай спортчылары билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә җиңү яулады

Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе спортчылары билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә узган ярышларда Эмилия Хәкимова чемпион исемен яуласа, Азалия Сафина бронза медальгә лаек булды.

9-12 июнь көннәрендә Үзбәкстан Республикасының Фирганә шәһәрендә 2009-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды.

Абруйлы ярышларда дөньяның 30 иленнән якынча 250 спортчы катнашты. Россия җыелма командасы составында Азнакай шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе көрәшчеләре дә чыгыш ясады.

44 килограмм үлчәү авырлыгында көч сынашкан Эмилия Хәкимова дөнья беренчелеге җиңүчесе исеменә лаек булды. Ә 48 килограмм үлчәү авырлыгында көрәшкән Азалия Сафина дөнья беренчелегенең бронза призеры булды.

Спортчыларның тренерлары – Рания Гардиева һәм Зөлфия Гардиева.

Азнакай спортчыларын һәм аларның тренерларын зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә яңа үрләр, зур уңышлар һәм матур җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев