24 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә В.Н.Голубев истәлегенә багышланган җиңел атлетика ярышлары узды.
Анда Татарстан һәм Башкортстан район-шәһәрләреннән 200дән артык спортчы катнашты.
Турнирда Азнакайның “Лидер” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулады.
Ариана Капралова 200 метрга йөгерүдә беренче урынга лаек булды. Ул 60 метрга йөгерүдә дә уңышка ирешеп, икенче урынны алды. Екатерина Малышева исә 400 метр арага йөгерүдә көмеш медаль яулады.
Спортчыларны һәм аларның тренеры Рөстәм Гыйльфановны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Нет комментариев