Бүген шәһәр Сабан туе уеннарга, спорт ярышларына бай булды.
Кунаклар, спорт сөючеләр бердәм булып турникта тартылу һәм гер күтәрү буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.
Турникта тартылучылар арасында иң олысы районыбызныз билгеле спортчысы Мәннәф ага Хөҗҗәтов булды. 86 яшьлек спортчы 18 тапкыр тартылып, бик күпләрне таң калдырды.
– Спортны яратсаң, тәнең дә, җаның да картаймый, – ди ул.
Нет комментариев