ТР муниципаль хезмәткәрләре арасында ел саен уздырылып килгән спартакиада дәвам итә.
Бу көннәрдә футболда иң көчлеләр ачыкланды. Әлмәт шәһәрендә узган мини-футбол турнирында Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Лениногорск, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт командалары катнашты. Ике көн дәвамында барган ярышларда Азнакай районы муниципаль хезмәткәрләре Казаннан азга гына калышып, икенче урынга лаек булдылар.
Сүз уңаеннан, муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында 10 спорт төре буенча ярышлар каралган. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың иң көчле муниципаль хезмәткәрләре командасы ачыклана.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев