Азнакай көрәшчесе Дөнья кубогы чемпионы исеменә лаек булды
Ярышлар Уфа шәһәрендә узды.
Уфа шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы үтте. Ярышларда 14 илдән 228 спортчы ктанашты. Алар арасында “Юбилейный” спорт мәктәбендә беренче чыныгуларын алып, бүгенге көндә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында белем алучы Илфат Миңнегалиев та бар иде. Ул Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, үз авырлык категориясендә Дөнья кубогы җиңүчесе булды!
Шулай ук “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Риана Шәрәфетдинова өчен дә 2024 ел уңышларга бай булды. Ул билбаулы көрәш буенча Риф Гайнанов истәлегенә узган Халыкара турнирда бронза медальгә лаек булды.
Спортчыларның тренерлары – Айрат Миңнегалиев, Зөлфия Гардиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев