Азнакай йөзүчеләре республика ярышыннан биш медаль белән кайттылар
Минзәлә шәһәрендә кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ике көн дәвам иткән бәйгедә республикадан 190 спортчы катнашты.
Алар арасында Азнакайның “Лидер” спорт мәктәбе йөзүчеләре дә бар иде.
Республика беренчелегендә Элиза Шәйдуллина (50 метр арага йөзү, брасс), Әминә Йосыпова (50 метр, баттерфляй һәм 200 м ирекле стильдә), Алида Солтанова (400 метр, ирекле стиль), Валерия Андреева (400 м комплекслы йөзү) бронза медальләр яуладылар.
Яшь спортчыларның тренеры – Эльмира Куртаметова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев