Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай футболчысы “Челси” клубы составында Англия кубогын отты

Азнакай районының Актүбә бистәсе кызы, якташыбыз Алсу Абдуллина спорт карьерасының күпчелек өлешен Мәскәү футбол мәйданчыкларында үткәреп, анда да зур уңышларга ирешкән иде.

Бүген ул “Челси” командасы составында уйный.

«Манчестер Юнайтед» командасы белән очрашу Лондон шәһәрендә үтте. Футболчыларның уенын «Уэмбли» стадионында 77390 җанатар караган. “Челси” командасы уенчылары көндәшләрен 1:0 исәбе белән җиңеп, беренчелеккә ия булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алсу өчен бу беренче генә җиңү түгел. 2021-2022 еллар сезонында ул Англия Кубогын отып, Англия чемпионы булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев