Әлмәт шәһәрендә 2014-2015 елгы спортчылар арасында “Киләчәккә пас” футбол турниры узды.
Анда Азнакай, Әлмәт, Сарманнан ун команда катнашты. “Юбилейный” спорт мәктәбенең “Алга-1” командасы беренче дивизионда өченче урынга лаек булды. “Алга-2” командасы уенчылары өчен дә уеннар уңышлы булды – алар икенче дивизионда бронза медальләр яуладылар.
Спортчыларның тренеры – Рөстәм Әхмәтгәрәев.
Нет комментариев