Азнакай чаңгычылары традицияләргә тугъры
СПОРТ

Азнакай чаңгычылары традицияләргә тугъры

Азнакайда II этап ачык чаңгы ярышлары узды

Азнакай шәһәрендәге Чаңгы базасында 2024-2025 еллар сезонына караган «Гадәтләргә тугъры булу – барыбызга да сәламәтлек» дип исемләнгән II этап ачык чаңгы ярышлары узды.

Төрле яшьтәге катнашучылар трассада үз осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Спортчылар  намуслы ярыш рухында узышып, дуслык һәм бердәмлек атмосферасын тудырдылар.

Чара кысаларында индивидуаль һәм командалы ярышлар узды, бу һәркемгә үзен ГТО нормативларын үтәп карау мөмкинлеге дә бирде. Спортчылар кышкы табигатьнең матурлыгына хозурланырга да вакыт таптылар.

Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Оештыручылар бу чараны мөмкин иткән спортчыларга һәм тамашачыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


№ спорт

Нет комментариев