Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай боксчылары төбәк ярышларыннан медальләр белән кайттылар

Турнир Ырынбур шәһәрендә үтте

14-18 октябрьдә Ырынбур шәһәрендә Россиянең атказанган спорт остасы, Европа чемпионы Владимир Чернышев истәлегенә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында бокс турниры узды. 

Рингка чыккан 130 боксчы арасында Азнакай шәһәренең “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егет-кызлар да бар иде.

Кызлар арасында барган киеренке алышларда Зарина Точина 66 килограмм авырлыкта чемпион калды. Зөлфия Хаҗиева 60 кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады. Егетләр арасында Раяз Гәрәйшина 52 кг авырлыкта икенче урынга ия булды. Спортчыларның  тренеры – Равил Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев