Азнакай боксчылары россиякүләм турнирда җиңү яуладылар
Бокс буенча XXII Бөтенроссия турниры Азнакай яшь боксчыларының җиңүе белән тәмамланды.
12-16 август көннәрендә Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны И.С.Шишкин истәлегенә бокс буенча XXI Бөтенроссия турниры үтте. Әлеге ярышларда Свердловск, Саратов, Оренбург, Самара өлкәләре, Казахстан, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан 105 боксчы катнашты.
Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Афина Гарипова һәм Ниязсолтан Баязтов үз авырлык категорияләрендә чемпион калдылар. Зөлфия Хаҗиева көмеш медальгә лаек булды.
Спортчыларның тренеры – Равил Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев