Әниләр көне уңаеннан узган волейбол турниры Азнакайның иң зур көчле хатын-кызлар командаларын җыйды
Традицион волейбол ярышлары политехника техникумы базасында үтте.
Район башлыгы призына узган турнир Әниләр көненә багышлап үткәрелде.
Хатын-кызлар арасында мондый турнирлар ел дәвамында даими оештырылып тора. Аларны Җиңү, Укытучылар көннәре уңаеннан да үткәрәләр.
Уеннарның төп инициаторы - район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева. Ул шулай ук администрациянең хатын-кызлар волейбол командасы капитаны да.
Ул гүзәл затларыбызны алда торган Әниләр көне белән котлап, уеннарда катнашучы һәркемгә рәхмәт белдерде.
Турнирда "Нефтяночка" командасы кызлары иң көчлеләр булып танылдылар. Икенче урынны администрация командасы яулады. Мәгариф идарәсе уенчылары өчлекне ябып, өченче урынны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев