Ни өчен яшьләр авылда кала? Тымытыкта яшәүче Лилия Шәйхетдинова фикере
Авыллардан яшьләр шәһәргә китә, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма Азнакай районының Тымытык авылында моның киресе күзәтелә: биредә яшьләр туган җирләрендә калып, гаилә кора, йорт салып, балалар үстерә.
Ни өчен алар авылны сайлый? Авыл тормышында яшьләрне нәрсә җәлеп итә? Бу хакта Тымытык авылындагы балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче, хәзерге вакытта декрет ялында булган Лилия Шәйхетдинова белән сөйләштек.
— Лилия, иң элек үзең белән таныштырып үтсәң иде.
— Мин Тымытык авылында туып-үстем. Балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшлим. Тормыш иптәшем Айнур белән гаилә корып яшибез. Хәзерге вакытта декрет ялында, бәби көтәбез.
— Авылда калырга нәрсә этәрде?
— Мин кечкенәдән авыл тормышын яратам. Кич белән капка төбенә чыгып утыру, каз бәбкәләре саклау кебек гади генә мизгелләр дә миңа бәхет бирә. Үзем шушы авылда туып-үскәч, шәһәр тормышына күчәсем килмәде. Тормыш иптәшем дә авыл кешесе, шуңа күрә бу карар икебез өчен дә табигый булды.
— Синеңчә, бүген яшьләр авылда калсын өчен мөмкинлекләр җитәрлекме?
— Минемчә, бар. Әлбәттә, һәр авыл турында әйтеп булмый, әмма Тымытыкта шартлар яхшы. Авылыбызда зур мәктәп, балалар бакчасы, даруханә, хастаханә, мәдәният йорты, кибетләр, хәтта автосервис белән автомойка да бар. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да көчле белгечләр эшли. Эш урыны табу да бик авыр түгел.
Дәүләт тарафыннан да ярдәм чаралары каралган. Мәсәлән, без авыл ипотекасын рәсмиләштерергә йөрибез. Бу да яшь гаиләләр өчен зур ярдәм, дип уйлыйм.
Үзем шәһәрдә дә яшәп карадым. Ләкин барыбер күңелем авылга тарта. Юкка гына әйтмиләр бит: кешене авылдан тартып чыгарып була, әмма авылны кешенең күңеленнән тартып чыгарып булмый.
-Бик зур рәхмәт, Лилия!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев