Рәзилә Шәрипова: 55 яшь – бары сан гына! Чаңгыда да, велосипедта да – алда!
Рәзилә Шәрипова – хезмәт юлын нефть тармагына багышлаган райондашыбыз.
Мәктәп елларыннан спортка гашыйк булган Рәзилә апаның тормышында иң зур урынны чаңгы алып тора.
Районда үткәрелгән ярышларда аны узар кеше юк әле! Нефтьчеләр арасында узган ярышларда да җиңү яулап килгән спортчы шушы көннәрдә Сабада Татарстан чемпионатында (авыл районнары командалары арасында) чыгыш ясап, ике бронза медальгә лаек булды. Эстафета ярышларында азнакайлылар икенче урынны алдылар.
Яз җитеп, кар бетүгә, чаңгыны велосипедка алыштыра Рәзилә Шәрипова. Чөнки спорт аның өчен шөгыль генә түгел, тормыш рәвеше дә. Ә 55 яшь – аның өчен бары сан гына!
– Спорт тәнгә генә түгел, җанга да рәхәтлек, җиңеллек бирә, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев