Имамлы авыл – иманлы авыл ул
Равил хәзрәт Дәүләтовны туган авылы Татшуганда гына түгел, районда да белмәгән кеше юктыр. Бик тә ипле, әдәпле, мөлаем, гыйлемле Равил хәзрәт төрле тантаналар, бәйрәмнәр һәм башка чараларда күңелләрне сафландыручы вәгазьләре, әдәп-әхлак киңәшләре белән халыкны сөендерә.
Нигездә имам-хатыйб вазифасын төп һөнәрдән туктап, лаеклы ялга чыгучылар башкара. Чөнки аның вакыты да кирәк бит әле. Ә менә Равил хәзрәт дини йолаларны да, нефтьче-оператор кебек авыр физик хезмәтне дә бергә үреп бара. Җитмәсә, игезәк туганы белән үз авылларында төп нигез йортны да карап тоталар. Ничек җитешә икән? Әллә изге күңелле игелек кылучы кешеләргә Аллаһы Тәгалә ярдәмен үзе бирәме икән?
Равил Татшуган авылында, Рәзинә һәм Әбүзәр Дәүләтовлар гаиләсендә күп балалы гаиләдә хезмәттә чыныгып үсә. Равилнең дини белемнең беренче орлыкларын салучы – әби-бабалары була. Кечкенәдән Равил алар өйрәткән сүрәләрне, догаларны ятлап йөри. Бабасы Әхмәтсәгыйть тә Чалпы авылы мәдрәсәсендә хәлифә булып торган. Мәктәпне тәмамлагач, егет Казанга ветеринария академиясенә укырга керә. Монда Казанда танылган абыстайларның берсе булган Зәкия әбигә йортка керә.Абыстай аңа һәр көнне ислам нигезләрен өйрәтә. Үзеңнең теләгең булмаса, боларга игътибар да бирмәс идең, әмма кечкенәдән салынган дини белем аның бөтен тормыш юлын яктыртып тора да инде.

Равил Дәүләтов институтны уңышлы тәмамлап, ветеринар һөнәре ала һәм туган авылы Татшуганда баш ветврач булып эшли башлый, хуҗалык җитәкчесе ярдәмчесе дә була.
Равил Дәүләтов бик тырыш. Терлекчелек буенча төп мәсьәләләр белән бергә анда эшләүчеләрнең эш шартларын яхшырту, чисталык, терлекчеләрнең ялларын оештыруда башлап йөрде. Алар өчен хәтта аерым Сабан туйлары да уздырыла иде, – дип искә ала авылның элеккеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова.
Равил төрле Мәдәни чараларда актив катнаша иде. Бергәләп, төрле чараларда , бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирештек. Хәзер дә аралашып яшибез, һәрдаим аның ярдәмен тоябыз. Юбилейлары мөбарәк булсын! Исәнлектә тагын да бергәләп ярдәмләшеп яшәргә язсын! – ди авыл Мәдәният йорты директоры Асия Мөхәммәтгарипова..
2002 елда Равилне Азнакай дәүләт ветеринирия берләшмәсенә эшкә чакырып алалар. Анда начальник урынбасары, 2004 елдан 2008 елга кадәр ветеринария лабораториясе директоры булып эшли. Татшуган – үзәккә якын авыл түгел. Кайтып-китеп эшләп йөреп булмый. Дәүләтовлар гаиләләре белән Азнакайга күченәләр. 2008 елдан ул – “Татнефть”тә: ЦКППН берләшмәсендә оператор. Нинди генә эш башкармасын, аның өчен һәрвакыт намус, тыйнаклык, хезмәт сөючәнлек беренче урында була.
Равил Дәүләтов һәрчак белемен күтәрү өстендә эшли. “Зәңгәр мәчет” каршында башлангыч дини белем бирүмәдрәсәсендә Нәфис Хәкимов классында укый. Нәфис хәзрәткә ул бик тә рәхмәтле. 2013 ел – аның тормышында бик мөһим вакыйга: мәдрәсәдә гыйлем алганын белгән авыл халкы аны Татшуганга имам булып кайтуын сорый. Әлбәттә, ризалаша ул. Монда ул дини йолаларны башкара, авыл халкына иман нуры алып килә. Яшьләргә никах уку, сабыйга исем кушу, Аллаһы хозурына күчкән авылдашларын соңгы юлга озату... Бу эшләр авылда гына түгел, район күләмендә дә танылган, бик күп дини мәҗлесләрне алып баручы тыйнак һәм белемле Равил хәзрәт Дәүләтов җитәкчелегендә алып барыла. Татшуган авылының “Ислам нуры” мәчете авыл халкына дини белем һәм әхлак тәрбиясе бирү, дини йолаларны үтәү, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә актив эшли. Мәчет манарасыннан биш вакыт намазга азан тавышы яңгырый, җомга намазлары үткәрелә, бәйрәмнәр оештырыла. Авыл агалары зиратларны карап торалар, өмәләр уздырыла. Ул авылдагы балаларга да дин гыйлеме бирүдә актив эшли: аларга намаз укырга, Коръән сүрәләрен өйрәнергә, ислам әхлагын аңларга ярдәм итә. Биредә шәкертләр башлангыч дин белеме нигезләрен үзләштерәләр, югары мәдрәсәләргә укырга керәләр.

Бүген шәрабсыз, мөселманча туйлар үткәрергә теләүчеләр күп. Равил хәзрәткә әнә шундый туйлар алып баруын сорап, еш мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, хәзрәт яшьләрнең бу күркәм үтенечен кабул итми калмый. Мәҗлесләрне шәригать кануннары, никахның шартларын туры китереп, халкыбызның милли йолаларын (чәк-чәк котлау, каз бүлү, килен төшерү...) белән бергә үреп алып бара. Яшьләрнең истәлекле көннәрен тагын да күркәм, матур истә калырлык итеп үткәрә ул. 2019 елны хаҗ гамәлен башкара. Бу –Татарстан Республикасы Президенты гранты була. Шуңа да аны бүген Равил хаҗи дип тә атый алабыз.
Равил һәр яклап үрнәк гаилә башлыгы да. Алар тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәркайсына әти-әниләре гыйлем генә түгел, ә рухи тәрбия дә бирә. Кызлары Гүзәл Чаллы дәүләт педагогика институтының филология факультетында рус-инглиз телләрен тирәнтен өйрәнә, 4 курста. Бүгенге көндә уку белән беррәттән Чаллы шәһәре мәктәбендә инглиз теленнән балаларга белем бирә. Алмаз Лениногорск нефть техникумында электрик белгечлегенә укый, 1 курста, Рәзил – 3 сыйныфта.
Равил Дәүләтов – үз гомерен изге эшләргә багышлаган, гаилә кыйммәтләрен саклаучы, яшь буынга якты үрнәк күрсәтүче шәхес. Аның кебек кешеләр авылларда иманны, милләтне, туган җиргә мәхәббәтне саклап калалар. Шуңа да аны авылда яраталар, хөрмәт итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев