Кеше китә- яхшылыгы кала
Махсус хәрби операция башланганга быел 5 ел була.Шушы вакыт эчендә Азнакай районы райондашларына гуманитар ярдәм илтү буенча алдынгылар рәтендә.Безнең якташыбыз Рәхимов Илшат Әхәт улы операция зонасына 8 тапкыр гуманитар ярдәм илткән.
Махсус хәрби операция башланганга быел 5 ел була.Шушы вакыт эчендә Азнакай районы райондашларына гуманитар ярдәм илтү буенча алдынгылар рәтендә.Безнең якташыбыз Рәхимов Илшат Әхәт улы операция зонасына 8 тапкыр гуманитар ярдәм илткән. Соңгы рейсында ул үзен начар хис итсә дә,сәламәтлеге какшаса да,солдатларга ярдәм итүне үзенең төп бурычы итеп куйды.2025 елны соңгы рейсыннан соң,бик каты авырып,август аенда вафат булды.
Рәхимов Илшат Әхәт улы 1956 елның 24 февралендэ Азнакай районында Әхәт абый һәм Нәҗибә апа гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Әхәт абый Азнакайда бик ихтирамга лаек кеше.Кечкенәдән Илшат абый техника янында кайнашырга яратып үскән бала була. Шуна күрә, ул техник һөнәр сайлый. Яшьрәк чагында Себердә машина йөртүче булып эшләсә,соңрак Азнакай районында маслозаводта хезмәт куя.Лаеклы ялга чыкканчыга хәтле,шушы урында эшли.Олыгайган көндә,якын кешесен табып, Сәрия апа белән гаилә кора.Хәләл җефете белән бергә бик бәхетле тормышта яшиләр.Сәрия апа Илшат абыйны бик зур ихтирам белән карап, соңгы юлга озатты.
Илшат Әхәт улы бөтен тормышын руль артында үткәргән чын юл кешесе. Яшенә карамастан,солдатларга гуманитар ярдәмне ничә чакрымнар аша узып илтте.
“ Кеше китә- яхшылыгы кала” бу сүзләр нәкъ Илшат Әхәт улы турында.Яшәгән гомерендә аның эшләгән яхшылыклары онытылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев