Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АЗНАКАЙ!

Азнакай үзенең легендар улын хөрмәтләде

Әгерҗе авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе булып эшләгән Шәйхуллин Нурулла Шәйхулла улына истәлек тактасы ачылды.

Ул көнне авылның яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты бәйрәм төсе алды. Зур горурлык хисләре белән сугарылган һәм бераз гына моңсу чара. Әлеге истәлекле чараны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов башлап җибәрде:

«Мондый истәлек такталары район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән лаеклы шәхесләргә куела. Сәламәтлек – тормышта иң кирәкле өлкә. Анда хезмәт куючылар өчен көн дә, төн дә, ял көннәре дә юк. Нурулла Шәйхуллин әнә шундый зур хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе булган», – диде Айдар Хәләфетдин улы.

Аның фикерләренә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов та кушылды. Район сырхауханәсе ветераннар советы җитәкчесе Роза Шәфыйгуллина, Әгерҗе авылы ветераннар советы җитәкчесе Альбина Сафиуллина, авылдашлары Мөнир Вәлиев, Сарыйм Авзалов Нурулла ага турында иң якты, җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. 

«Безнең әтиебезне шулай зурлаган, аның исемен мәңгеләштергән өчен барлык җитәкчеләргә, оештыручыларга барлык балалары, туганнары, оныклары, оныкчыклары һәм барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәт», — диде Азат Нурулла улы.

Нурулла Шәйхулла улы 1919 елда Әгерҗе авылында туа. 1935-1938 елларда Казан шәһәренең фельдшер-акушерлык мәктәбендә белем ала, армиягә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша, хәрби очучы була. Демобилизацияләнеп лейтенант дәрәҗәсендә туган якларына кайтканнан соң, Азнакай районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире, Әгерҗе авылында КПСС партия оешмасы җитәкчесе булып та эшли. Нурулла Шәйхуллин Азнакай медицинасының чишмә башында торган, иң беренче медицина хезмәткәрләренең берсе. Хезмәт юлының төп әлеше –  уган авылы Әгерҗедә халык сәламәтлеген саклауга багышлана, фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе булып эшли. Авыл халкы аны яратып, хөрмәт итеп «Безнең доктор» дип йөртә. Җәмәгате, шунда ук санитарка булып эшләгән Дөрия апа белән алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ул балаларның дүртесенең дә әти-әниләре юлыннан китеп, югары уку йортларын тәмамлап, төрле өлкәләрдә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куюлары зур горурлык. Авылның кечкенә генә медпункты, анда эшләүче күңелгә иң игелекле доктор булып уелып калган Нурулла абый Шәйхуллин, аның җәмәгате санитарка Дөрия апа... Авыл халкы, Шәйхулла аганың балалары авыл докторы турында ниләр сөйләде, нинди кызыклы фактларны искә алдылар? Боларның барысы турында да «Маяк» газетасының алдагы саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев