Азнакай үзенең легендар докторы исемен мәңгеләштерде
Азнакай сырхауханәсе диварында Татарстан Республикасының атказанган врачы, Азнакай районының Мактаулы гражданины, югары квалификация категорияле табиб — травматолог Никоноров Олег Дмитриевичка истәлек тактасы ачылды.
Тантананы Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты: «Олег Дмитриевич турында якты, матур истәлекләр бөтен азнакайлылар күңелендә саклана. Ул бар гомерен халык сәламәтлегенә багышлады, авыруларга төгәл диагнозлары, акыллы киңәшләре белән ярдәм итте, күпме авырулар аякка басты. Аның кебек кешеләр беркайчан да онытылмый. Барлык азнакайлылар исеменнән аңа һәм аның гаиләсенә рәхмәтлебез», — диде ул. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше Айдар Шәмсетдинов, район сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, сырхауханә ветераннар советы җитәкчесе Роза Шәфыйгуллина, хезмәттәше Дамир Садыйков, нефтьче — җитәкче Рифгать Латыйпов районыбызның данлыклы табибы, аның үрнәк тормыш юлы хакында якты истәлекләрен уртаклаштылар, аның шифалы куллары, тирән белеме, тәҗрибәсе, олы, ярдәмчел йөрәге турында сөйләделәр. Олег Никоноровның кызлары Оксана һәм Ирина әтиләренең фидакарь хезмәтен күреп, шулай зурлаганнары өчен җитәкчеләргә һәм барлык оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
... Олег Дмитриевич 1946 елның 19 февралендә Куйбышев өлкәсе Кинель районы СХИ бистәсендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә.1964 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Д.И. Ульянов исемендәге Куйбышев Дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1970 елда институтны тәмамлаганнан соң, Куйбышев өлкәсе Келәүле районы Камышлы район сырхауханәсенә эшкә билгеләнә һәм ул анда 1974 нче елга кадәр эшли.
1974 елдан Азнакай үзәк район сырхауханәсендә табиб хирург булып хезмәт юлын дәвам итә. 1975 елдан — хирургия бүлеге мөдире. 1977 елда Минск шәһәрендә Белоруссия табиблар белемен камилләштерү институтында (ГИДУВ) травматология һәм ортопедия белгечлеге ала һәм поликлиникада табиб травматолог булып эшли башлый. 1978 елда Азнакай үзәк сырхауханәсендә травматология бүлеге ачылганнан соң, бүлек җитәкчесе була.
Бүлек мөдире булып эшләү дәверендә ул үзен травматологиядә тирән белемле, тәҗрибәле, оста белгеч итеп күрсәтә. Ул эшләгән чорда травматология бүлегендә ел саен 250дән алып, 280 гә кадәр авыру ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме алды. Олег Дмитриевич Никоноров халык арасында да, районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында да зур ихтирам казанды, хөрмәтле һәм абруйлы табиб булды.
О.Д. Никоноров үзенең төп хезмәтеннән тыш Азнакай шәһәрендә җәмәгатьчелек эшләрендә дә актив катнаша, берничә тапкыр шәһәр Советы депутаты булып сайланды.
Әйе, районыбызда Алла тарафыннан бирелгән бу табибны белмәгән, авыр хәлләрдә ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр. Аның якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр, халкыбыз үзенең легендар улын, Айболитын беркайчан да онытмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!