Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САБАНТУЙ

Урманай авылында Сабан туе оешкан төстә узды

Актив хәбәрчебез Роза Галиәхмәтова безгә Сабан туе турында язып җибәрде:

Урманайда Сабантуй

Язгы кыр эшләре тәмамлануга татар халкының милли бәйрәме булган – Сабантуйлары уздыру бик матур гадәт булып санала. Быел да Урманай авыл җирлегенә кергән чәчүлек мәйданнарында, табигать шартларының бераз уңайсыз килүенә карамастан, язгы кыр эшләре вакытында төгәлләнде.

8 июнь көнне, Урманай һәм Беренче Май авыллары халкы белән берлектә, Урманай авылында көтеп алган Сабантуй бәйрәме узды. Иртәнге якта бераз куркытып яңгыр сибәләп торса да, бәйрәм вакытына Аллаһның рәхмәте белән, көн әйбәтләнеп китте. Башка елларга караганда, яңгыр явып тору сәбәпледер, халык бераз кимрәк булса да, Сабантуе бик оешкан төстә узды.

Районның Социаль яклау үзәгеннән кунак булып килгән Айгөл Нәркис кызы район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән, һәм шәхсән үзе исеменнән авылдашларны бәйрәм белән котлап, район буенча: кырчылык һәм терлекчелек тармагы буенча башкарылган эшләр белән таныштырып узды. Шулай ук җирле үзидарә рәисе Эльмира Рәис кызы да авылдашларны Сабантуе бәйрәме белән тәбрикләде. СВО да хезмәт итүчеләрне искә алып, аларның исән-имин кайтуларын теләде. Кыр батыры Вильданов Радик тарафыннан Сабан туеның флагы күтәрелеп, бәйрәмнең башлануы игълан ителде. Гадәт буенча бәйрәмнең беренче өлешендә илле ел бергә яшәгән парларны, юбилярларны, төрле хезмәтләре белән авыл җирлегенә үзләренең даими ярдәмнәрен күрсәтүчеләрне зурлап, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ә аннан соң бәйрәм милли йолалар буенча төрле уеннар, әлбәттә татар көрәше белән дәвам итте. Авыл халкы зарыгып көткән бәйрәмдә бик теләп катнашып, үзенең күңелен күтәрде. Үзебезнең мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзләре төзегән программа белән бәйрәмне бик мавыктыргыч итеп алып бардылар. Һәр елдагыча бәйрәм мәдәният йорты каршында оешкан Сәрвиназ ансамбленең җырлары белән башланып, авылыбыз үзешчәннәренең җырлары белән үрелеп барды. Читтән килгән артистлардан бер дә ким җырламый авылдашларыбыз. Башка еллардан аермалы буларак, быел балаларга ярышлар, уеннар оештытырырга аерым кечкенә мәйданчык ясаганнар. Ул бигрәк тә уңайлы күренеш булды.

Сабан туе көрәшенә хәзер елдан ел яшьләр тартыла. Алар арасында авыл яшьләре дә, йә булмаса авылдашларыбызның кайткан оныклары булуы да куандыра. Ә быелгы Сабан туеның абсолют батыры булып Гәрәев Алмаз калды.

Алдагы елларда да илләребездә иминлек булып, милли бәйрәмебез – Сабантуйларны күңелле итеп уздырырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев