Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САБАНТУЙ

Тымытык авылында милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләп үтте

Сабантуй мәйданы быел да олысын-кечесесен үзенә җыйды

Авыл халкын, бәйрәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, җирлек башлыгы Эльвира Гыйләҗева тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Соңыннан иҗтимагый тормышта, егетләребезгә гуманитар ярдәм туплауда актив катнашкан апа-абыйларга, юбилярларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәйдан түрендә шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында лаеклы хезмәт куйган уңганнарны да данладылар.

Бәйрәм милли уеннарга бай булды. Тымытыклылар таяк тартуда, авыш баганага менүдә, сулы чиләк белән йөгерүдә, кул көрәшендә, капчык сугышында, кәлүш киеп йөгерүдә теләп катнаштылар. Таяк тартуда җиңү яулаучыга да бүләкнең шәбен әзерләгәннәр. Иганәчеләр тарафыннан бирелгән "бетономешалка"га Күктәкә авылы егете Рәлиф Морзакаев лаек булды.

Махсус кунаклар - Башкортстан Республикасының атказанган артистлары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар һәм автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллиннарның чыгышлары һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев