Татшуган авылында Сабантуе гөрләп узды
Бәйрәм ерак араларны якын итеп кайткан авылдашларны, барлык буын вәкилләрен берләштерде.
Сабантуе мәйданы матур итеп әзерләнгән иде. Ильдар Гадиевның үз кулы белән агачтан матур итеп эшләнгән Сабантуе мәйданына керү капкасы бәйрәмнең күрке булып торды. Авыл башлыгы Мансур Хәертдинов, район җитәкчелеге вәкиле – «Маяк» газетасы редакциясенең баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов, ветераннар советы рәисе Равил Исламов Татшуган халкын бәйрәм белән тәбрикләделәр. Мәйдан түрендә актив авылдашларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Авыл мәдәният йорты хезмәтчәннәре, авыл үзешчәннәре, кайткан кунаклар, алып баручылар – Ильдус Газизов һәм Резеда Альмакаева тамашачыларны матур концерт номерлары белән сөендерделәр. Килгән кунаклар, авыл халкының олысы-кечесе бик теләп Сабантуе уеннарында катнашты, спорт төрләрендә көчләрен сынаштылар. Көрәш нәтиҗәләре буенча Татшуган Сабантуеның баш батыры булып күп еллар беренчелекне бирмәгән Гимаев Рәзил Рүзәл улы калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев