Сәпәй авылы Сабан туенда көрәш батырына суыткыч бүләк иттеләр
Сәпәй авылында узган милли бәйрәмебез быел да озак вакытлар сагынып сөйләрлек күңелле мизгелләргә бай булды.
Авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева бәйрәмгә килүчеләрне котлап, барысына да иминлек, хезмәт уңышлары теләде.
Сабан туенда бүләкләнүчеләр дә күп булды, алар арасында 50, 55 ел бергә гомер иткән үрнәк гаиләләр дә, юбилярлар да бар иде.
Тантаналы өлештән соң бәйрәм кунаклары уен мәйданнарына таралды. Милли көрәш, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, кул көрәше, сулы табакта бию... уеннарның ниндиләре генә юк иде. Иң җитезләр исә әтәч артыннан чапты!
Милли көрәш ярышы быел да киеренке шартларда барды. Анда җиңү яулаган Динар Хәбибуллинга авылдашлары, иганәче Рөстәм Хәбибуллин исеменнән суыткыч тапшырылды. Ул шулай ук икенче һәм өченче урыннарны яулаган спортчыларга да кыйммәтле бүләкләр әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев