Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САБАНТУЙ

Күктәкә авылы Сабан туенда әтәч тә кудылар, «мунча» да керделәр

Күктәкә авылында халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме – Сабан туе быел да зур оешканлык белән гөрләп узды

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева, ветераннар советы рәисе Радик Солтанов барлык авыл халкын, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Соңыннан җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга, юбилярларга, үрнәк гомер кичерүче гаиләләргә, авылның иң кечкенә сабыйларына бүләкләр тапшырылды. 
Тантаналы өлештән соң мәйданның бер ягында көрәш, икенче ягында төрле уеннар башланып китте. Күктәкә авылында яшәүчеләр: "Иң күңелле Сабан туе  бездә уза", - диләр. Әйтергә кирәк, алар быел да маркаларын төшермәделәр, уеннарның да ниндиләре генә оештырылмаган! Кунаклар капчык сугышы, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек милли уеннарыбыз белән бергә кышкы киемгә киенеп, таста шууда, балык "тотуда", чаңгыда чиләк белән су ташуда һ.б. күңелле уеннарда көч сынашты. Сулы ваннада "парланып", бер-берсен себерке белән чапкан уенчыларга да, җан-фәрман әтәч артыннан чабучыларга да Сабан туена килүчеләр кул чабып, көч биреп тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев