Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
САБАНТУЙ

Чемодур Сабан туенда үзара салым түләүчеләр арасында бүләкләр уйнаттылар

Бүген районыбызның күпчелек авылларында халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйлары гөрләде.

Чемодур авылында узган бәйрәм дә котлау-тәбрикләүләргә, бүләкләргә бай булды.

Авыл халкын, кунакларны Сабан туе белән котлап, җирлек башлыгы Алина Курганская үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Тантананы дәвам итеп, ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга маскировка челтәрләре үрүдә актив катнашучыларны, авыл яшьләре спартакиадасы спортчыларын, чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләп китте.

Үзара салым түләүчеләр арасында исә лотерея уены үткәрелде. Аның нәтиҗәсе буенча Гончаровлар һәм Сөнәгатовлар гаиләләре бүләкләр оттылар. Җирлектә үзара салым акчасын иң беренче булып түләгән Матвеевларга да бүләкләр тапшырылды.

Милли бәйрәмебез төрле уеннар, җыр-бию белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев