Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САБАНТУЙ

Биш батырга – биш тәкә!

Алия Хуҗина, Урсай авыл җирлеге

Урсай авыл җирлегендә ел да ике Сабантуй уза – Урсай һәм Мөслим авылларында. Быел да бу традиция сакланды.

Бәйрәмнәр, үз ямен җуймыйча, матур гына үттеләр. Урсай авылы Сабантуена хәер-фатиха биреп, Рәис хәзрәт Заһидуллин дога кылды. Җирлек башлыгы Зилара Рәхимҗанова юбилярларны, спартартакиадада катнашучыларны, җирлекнең актив кешеләрен котлап, ихлас рәхмәтен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов бәйрәмгә килгән барча халыкны сәламләде һәм күркәм бәйрәм белән тәбрикләде.

Сабантуй – авыл хуҗалыгында көч куючыларның бәйрәме. Мөслим авылының «Закирова Л.Ә.» крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелектә, игенчелектә тырышып эшләүчеләрне хөрмәтләп, бүләкләделәр.

Бәйрәм кунакларына концерт программасы, атлар чабышы, милли уеннар, спорт ярышлары тәкъдим ителде: кул көрәштерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, чиләк-көянтә белән йөгерү, таяк тарту, әтәч артыннан йөгерү һәм башкалар.

Әлбәттә инде Сабантуйның иң кызыклы, мавыктыргыч өлеше – татар көрәше. Быел анда 30га якын көрәшче бил алышты. Биш категориядә көрәшкән көрәшчеләр арасында кыйммәтле бүләкләр белән беррәттән биш тәкә уйнатылды.

70 килограмга кадәр авырлыкта 1 нче урында – Айзат Галиуллин, 2 нче – Радик Гәрәев, 3 нче – Алмаз Гәрәев. 90 килограмга кадәр авырлыкта җиңүчеләр: 1 нче урын – Ислам Закиров, 2 нче – Булат Гарипов, 3 нче – Илнур Мөхәммәтшин. 90 килограмнан артык авырлыкта 1 нче урын – Эдуард Усманов, 2 нче урында – Фирзәр Сәфиуллин, 3 нче булып Рөстәм Сәйфетдинов билгеләнде. 18 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында 1 нче урында – Ислам Гәрәев, 2 нче урында – Мөхәммәт Хәмзин, 3 нче урында – Данияр Садыков.12 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында 1 нче урында – Илфат Миннегалиев, 2 нче урында – Солтан Закиров, 3 нчедә – Илдан Хәбипов.

Сабантуйда күпләр ат чабышын зарыгып көтеп алды. Матур ярыш бүләк итеп, 1 нче булып – Тымытык авылыннан «Вавилон» (Погосян А.А. шәхси хуҗалыгы) кушаматлы ат, 2 нче урында – Туйкә авылыннан «Андромеда» (Маннанов И.М. шәхси хуҗалыгы), 3 нче урында «Буян» (Сабирҗанов Р.) кушаматлысы килде.

Сабан туе җыр, биюләр, кызыклы уеннар белән бергә үрелеп барды. Бер-берсен сагынып кайткан авылдашлар, сыйныфташлар сөйләшеп, җырлашып, күңел  ачтылар. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров тормыш иптәше Люция Мусина белән Мөслим авылы Сабантуен бизәсәләр, Аяз Гыйләҗев исемендәге театр артистлары Урсай авылы Сабантуен гөрләтте. Тирәләп йөргән яңгыр болытлары тиз арада таралып, рәхәтләнеп бәйрәм итәргә мөмкинлек бирде. Еллар имин булып, милли бәйрәмебез Сабантуйларны күңелле итеп уздырырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев