Балтач авылы Сабан туенда агач атта чаптылар
Балтач авыл Сабан туе, гадәттәгечә, быел да уен-көлке, җыр-биюләргә бай булды.
Авылдашларын бәйрәм белән котлап, җирлек башлыгы Ленар Хәбипов үзенең изге теләкләрен җиткерде. Тантана барышында ул шулай ук Сабан туе алдыннан уздырылган район бәйгесендә «Иң яхшы шәхси хуҗалык» номинациясендә җиңү яулаган Рәфис Талиповны да тәбрикләп үтте.
Былтыргы Сабантуйда батыр калган Рунар Нуриев һәм данлыклы көрәшче, күп еллар биленнән сөлге төшмәгән Мөдәрис Галиев бәйрәм флагын күтәргәннән соң, һәр тарафта уеннар башланып китте. Уеннарның монда ниндиләрен генә оештырмаганнар: берәүләр үзләрен көрәштә сынады, икенчеләр көянтә белән су ташыды, утын кисте, таяк тартты, багана башына үрмәләде… Ә кемнәрдер агач атка атланып чапты.
Быел көрәш батыры булып Данир Хәбипов танылды. Яшүсмерләр арасында Илдан Хәбипов җиңү яулады. Абсолют батыр исеменә Марсель Ким лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев