Азнакай шәһәре Сабан туе меңләгән милләттәшләребезне җыйды
Азнакайда милли бәйрәмебез – Сабан туе быел да гөрләп узды.
Ул театральләштерелгән җырлы-биюле күренешләр белән башланып китте. Анда халкыбызның гасырлардан килгән гореф-гадәтләре дә, хезмәт сөючәнлеге дә, чагылды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сабантуйны ачып, район халкының быел да бәйрәмгә зур хезмәт уңышлары белән килүен билгеләп үтте.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Ул да үзенең чыгышында азнакайлыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Соңыннан җитәкчеләр бер төркем хезмәт ияләренә дәүләт бүләкләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, алдынгы хуҗалыкларга акчалата премияләр тапшырдылар.
Тантаналы чаралардан соң бөтен халык игътибары мәйдан уртасына юнәлде. Олысы-кечесе милли уеннарда, спорт ярышларында катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев