Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
САБАНТУЙ

Азнакай көрәшчесе Альберт Мамалимов 5 нче тапкыр абсолют батыр булып калды

Милли көрәш – ул халкыбызның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Ул быел да район Сабан туеның йөзек кашы булды.

Көрәштә иң элек яшүсмерләр мәйдан тотты. Балалар арасында абсолют батыр булып Аслан Закиров калды. Ахырдан мәйданга ир-атлар чыкты. Быел район Сабан туе батыры исеменә Әсәй авылы егете Альберт Мамалимов лаек булды. Бу - аның Азнакай Сабан туенда бишенче җиңүе.

«Быел абсолют исемен алсам, шуның белән спорт карьерасын төгәлләрмен дип сүз бирдем. Инде безнең юлны балалар, яшьләр дәвам итсен», – ди данлыклы көрәшче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев